news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Конституция буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз – Ф.Мөхәммәтшин

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, котлавы

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, татарстанлыларга котлап мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

1993 елның 12 декабре безнең күп милләтле Ватаныбыз өчен хәлиткеч көнгә әйләнде. Бу көнне Яңа Россиянең Төп законы – Россия Федерациясенең хокукый-сәяси нигезен билгели торган, федерализм һәм тулы хокуклы җирле үзидарә принципларында социаль дәүләтне ныгыту юнәлешендә Россия Федерациясенең үсеш юнәлешләрен күрсәтә торган мөһим документ. Соңгы елларда төзелгән һәм бүген дәүләтне инновацион яңартуның нигезен тәшкил иткән яңа сәяси, хокукый, икътисадый һәм иҗтимагый институтлар җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслык тантана итүдә, Россиянең территориаль бөтенлеген ныгытуда ышанычлы терәк булды. Барлык гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәүдә демократиянең югары стандартлары, халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен һәм традицияләрен исәпкә алып, төбәкләрдәге икътисадны үстерү, күп милләтле бердәмлек һәм күрше конфессияләр арасындагы татулык идеяләре тыныч һәм бай ил төзү өчен кирәкле шартлар тудыра.

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең аеруча көчле һәм даими үсештәге субъекты, ул дәүләтнең бөтенлеге, рухи толерантлык һәм милләтара аңлашып яшәү принципларын алга сөрә. Республика халкы үзенең актив граждан позициясе һәм иҗади хезмәте белән Россия Федерациясенең Төп Законында игълан ителгән демократик кыйммәтләргә тугрылыгын раслый.

Кадерле дуслар!

Россиядә һәркемгә Конституция белән якланган лаеклы һәм имин тормыш тәэмин итеп, Ватаныбызны тагын да алга киткән социаль дәүләт итәчәгебезгә ышанычым зур. Күп милләтле илебезнең барлык гражданнары, аның хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм, һичшиксез, үтәргә тиеш. Конституция буенча яшәргә өйрәнеп, без Ватаныбыз алдында торган максатларга ирешүдә теләсә нинди сынауны да лаеклы җиңә алырбыз.

Хөрмәтле татарстанлылар! Барыбызга да Ватан хакына игелекле хезмәттә яңа казанышлар, исәнлек-саулык телим. Башкарган эшләребезгә шатланып, киләчәккә ныклы ышаныч белән яшик!” – диелә ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100