news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституция суды яңа төбәкләрдә яшәүче украиннарны Россия гражданнары дип таныды

Украина гражданнары һәм Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә даими яшәүче гражданлыгы булмаган затлар әлеге субъектлар Россиягә кабул ителгән көннән РФ гражданнары дип таныла. Бүген Конституция суды сайтында урнаштырылган карарларда шулай диелә.

Искәрмәләр дә каралган – документ нигезендә, украиннар бу көннән соң бер атна эчендә үзләренең һәм балигъ булмаган балаларының башка төрле гражданлыгын саклау яки гражданлыгы булмаган затлар булып калу теләге турында белдерә ала.

«Бу шулай ук Россия Федерациясе Конституциясенә, шул исәптән аның 6нчы маддәсенә каршы килми, чөнки Россия Федерациясенә кабул итү көненә булган гражданлыктан баш тартырга мәҗбүр итми», - диелә Донецк, Луганск Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә кагыла торган карарларда.

Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы Конституция судының Россия составына яңа төбәкләр кабул итү турындагы халыкара килешүләрнең РФ Конституциясенә тәңгәл килүен тануы турында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100