news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнчыгыш мөхтәсибәте имам мөхтәсибе Рәкыйб хәзрәт Мингалиев вафат

Ульяновск өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Көнчыгыш мөхтәсибәте имам мөхтәсибе, Урта Исәнтимер авылы имам хатыйбы Рәкыйб хәзрәт Шәмәрдән улы Мингалеев вафат булган. Бу турыда Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Рәкыйб хәзрәт 72 яшендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Дин әһеленең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100