news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Эльвира Әхмәтова мәртәбәле бүләккә лаек булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев карары белән татар мәдәниятен торгызуга, дөньяда татар сәнгатен популярлаштыруга керткән зур өлешләре өчен шагыйрә Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең медале белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында «Бүген яшик!» иҗат кичәсе вакытында булды, бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова «композитор-шагыйрә» тандемында алты елдан артык эшли.

Бу вакыт эчендә аларның 200дән артык җыры дөнья күрде, аларның күбесе хитка әверелде. Җырлар татар эстрадасының Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Иркә, Раяз Фасыйхов кебек танылган артистлары башкаруында яңгырый.

Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтованың уртак иҗаты - татар эстрадасында иң көчле тандемнарның берсе. Алар төрле жанрларда эшли, шулай ук балалар өчен дә җырлар яза. Икесе дә - республикадагы төрле музыкаль конкурсларның җиңүчеләре, кайбер композицияләре чит ил музыкаль топ-чартларына да (мәсәлән, Ильвина башкаруындагы «Әйе, әйе» җыры) кергән.

Видеоны Эльвира Әхмәтова тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot