Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Композитор Эльмир Низамов Казан театры өчен «Шаляпин» операсын яза
Композитор Эльмир Низамов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры өчен ике сәгатьлек «Шаляпин» операсын яза. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе VII #StagePlatformа фестивале башланыр алдыннан журналистларга шулай дип белдерде. Аның премьерасы, «Тесла» балетына музыканы да Низамов иҗат иткән.
«Премьера киләсе сезонда Шаляпин фестивалендә булыр, мөгаен. Бу – ике актлы спектакль. Ул опера-биография булачак. Әмма колач җитмәслек әйберне колачлау мөмкин түгел: Шаляпинның тормышы шулкадәр бай! Без үзебезгә аеруча кадерле һәм кыйммәт булган әйберләрне алырга омтылабыз», - дип ачыклык кертте композитор.
Низамов әйтүенчә, ул операны узган сезонда ук яза башлаган. Ул чагында Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган бик күп чаралар узган, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры өчен тематик операга заказ да бирелгән.
Спектакль либреттосы авторы – шагыйрь, драматург, әдәби һәм музыкаль тәнкыйтьче, Россия Язучылар берлеге һәм РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы, «Алтын битлек» Бөтенроссия театраль премиясенә лаек булган алты спектакль авторы Константин Рубинский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз