news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Компанияләрнең 24 проценты җәен хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлегенең кимүен белдерә

Һәр дүртенче эш бирүче җәен хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге кимүне билгеләп үткән. SuperJob сервисы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шул ук вакытта ел саен бу процент кими.

«Быелгы җәйдә Россия компанияләренең 24 проценты персоналның хезмәт җитештерүчәнлегенең кимүен билгели: Җитәкчелекнең һәм коллективның күпчелеге отпускада булу сәбәп булып тора. Ялга гомуми әзерлек, кемдер ял турында уйлый, кемгәдер отпусктан чыкканнан соң концентрациягә бераз күбрәк вакыт кирәк», диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта тикшерү нәтиҗәләрен берничә ел эчендә чагыштыру компанияләрнең бу проблеманы хәл итәргә өйрәнүләрен күрсәтә. Мисал өчен, 2012 һәм 2018 еллардагы аномаль эссе җәйге чорда җитештерүчәнлекнең начарлануы турында 43 һәм 35 процент эш бирүчеләр сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100