news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хуҗалык вәкиле хәзерге салкыннарда ни өчен йортларга җылылык бирелмәвен аңлатты

2021-2022 елларның җылыту сезоны тәмамланганнан соң, май аенда Татарстанга салкыннар кайтты. Хәзерге вакытта йортларга ни өчен җылылык бирү мөмкин булмавын Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык сферасында Төбәк иҗтимагый контроль үзәге берләшмәсенең башкарма директоры, Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов аңлатты. Җитәкче бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Йортларга яңадан җылылык җибәрү техник яктан бик кыен, чөнки күпчелек йортларда җылылык чорына әзерлек эше башланган, шул исәптән опрессовка эшләре дә. Җылылык бирүне туктату өчен биш көн дәвамында уртача температура 8 градустан да ким булмаска тиеш. Әгәр мондый температура саклана икән, [җылылык бирү] туктатыла», – дип искәртте белгеч.

«Әгәр без зур шәһәр турында сөйләшсәк, җылылык бирүне яңадан башлау бик авыр. Бәлки, муниципалитетларда моны эшләү җиңелрәктер, чөнки хезмәт белән тәэмин итүче берничә оешма бар. Казанда барлыгы ике эре хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүче, челтәрләрне яңарту эшләре башланган, төзекләндерү эшләре алып барыла», – дип аңлатты ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100