news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Көллиятләрдә практик әзерлек өчен комплекслар булдырылачак

Урта махсус уку йортлары каршында укыту-җитештерү комплекслары төзеләчәк. Тиешле карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Закон мондый комплексларның белем бирү оешмаларында студентларны практик яктан әзерләү, укучыларга һәм чыгарылыш курсы укучыларына вакытлыча эш бирү өчен төзелүен билгели. Анда керем китерә һәм укыту профиленә туры килә торган эшчәнлек алып барылачак, ул товарлар җитештерү, хезмәтләр күрсәтү белән бәйле булырга мөмкин.

Документ шулай ук көллиятләрнең чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү бурычын закон нигезендә беркетә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100