news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казандагы өч махсус ял итү урынында су коену тыелган

Казандагы өч махсус ял итү урынында су коену тыела – алар су төбенең һәм суның сыйфаты таләпләренә туры килми. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Казан инспекторлык бүлеге үзәге җитәкчесе Денис Мокеев хәбәр итте.

Быелгы коену сезонында Казанда сулыклар янында ял итү өчен өч урын җиһазландырылачак, әмма республика халкы ул урыннарда йөзеп ял итә алмаячак. Аларның берсе – Юдино торак массивындагы Зөбәрҗәт күл янында, икенчесе – Кече Аккош күле территориясендә, ә өченчесе Җиңү паркындагы күл буенда урнашкан.

«Бу урыннарда коену тыела. Анда коткарулар посты бар, әмма анда сулык төбен тикшерү яки Роспотребнадзордан су сыйфаты буенча рөхсәт алу буенча барлык эшләр дә башкарылмый», – дип искәртте Мокеев.

Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен Вахитов районында Идел буендагы «Локомотив» пляжы, Киров районында Казансу ярындагы «Түбән Заречье» пляжы, Дәрвишләр бистәсендәге «Комсомольский» пляжы, Тирән күл һәм Зур Аккош күлләре пляжлары эшләячәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100