news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көчле яңгырлар сәбәпле, Грузия Россия белән чикне вакытлыча япты

Грузия хакимияте Россия белән чиктә урнашкан «Казбеги» таможня-үткәрү пунктының эшен вакытлыча туктатып торды. Моңа халыкара әһәмияттәге үткәрү пунктына илтүче юлга зыян китергән көчле яңгыр сәбәп булган. Бу турыда республиканың Финанс министрлыгы керемнәре хезмәтенең хәбәренә сылтама белән ТАСС яза.

Терек һәм Девдораки елгасы көчле яңгырлар аркасында ярларыннан чыгып, Россия белән чиккә илтүче халыкара әһәмияттәге юл участогына зыян китергән, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

15 июньнән Грузия чит ил туристлары өчен коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгарды.

Май аенда Россия Грузия белән коры җир чиген ачты. Моңа кадәр җир өсте чиген кисеп чыгу өчен сәфәрнең максаты – уку, эш, дәвалау яки башка сәбәпләр булуын исбатлау таләп ителә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100