news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әкмәледдин Ихсан оглы: “Минтимер Шәймиев тарихка кереп калырлык лаеклы фигура”

"Без Минтимер Шәймиевнең лидерлык сыйфатларын, республика яңарышына керткән өлеше турында яхшы беләбез һәм югары бәя бирәбез”, - диде Әкмәледдин Ихсан

(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген “Казан” халыкара аэропортында Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре Әкмәледдин Ихсан оглын каршы алгач оештырылган матбугат очрашуында журналистлар аңа гамәлдәге Президент Минтимер Шәймиевнең тәҗрибәсен алга таба файдалануга кагылышлы сорау бирде.

Әкмәледдин Ихсан оглы иң элек кунакчыл Татарстан җирендә кабул итүгә рәхмәтен белдерде. “Мин Татарстанда берничә тапкыр булдым. Мин монда үземне дус, үз кеше итеп хис итәм, халкыгыз мәдәниятына һәм республика үсешенә карап, чиксез сокланам. Казанга килгән саен, шушы җылылыкны тоям”, - диде кунак.

Ислам конференциясе Оешмасы Генераль Секретаре сүзләренчә, Татарстан Президенты көче белән башкала матурайган, зурайган. “Шулай ук Татарстан дөнья күләмендә һәм халыкара аренада үзенең лаеклы урынын алды. Мин Минтимер Шәрип улы белән күптәннән аралашам. Ул тарихка кереп калырлык лаеклы фигура. Һичшиксез, без Минтимер Шәймиевнең лидерлык сыйфатларын, республика яңарышына керткән өлеше турында яхшы беләбез һәм югары бәя бирәбез”, - диде Әкмәледдин Ихсан оглы.

Ул Минтимер Шәймиевкә, Исламга хезмәт итү юлындагы хезмәтләре өчен, Король Фәйсал исемендәге халыкара премия бирелү Татарстан Президентының Ислам дөньясы тарафыннан танылуны күрсәтүен билгеләп үтте. Минтимер Шәймиевнең алга таба да Ислам дөньясына кагылышлы оешмалар белән элемтәләре нык булачагына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot