news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры яңа сезонын ача

22 октябрьдә балаларга театр артистлары Самуил Маршакның “Усатый, полосатый” әкияте буенча куелган спектакль тәкъдим итәчәк

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 октябрьдә Казандагы “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 76-нчы сезонын ача. Бу көнне балаларга театр артистлары Самуил Маршакның “Усатый, полосатый” әкияте буенча куелган спектакль тәкъдим итәчәк.
Искә төшереп үтәбез, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 1934 елда оеша. Шул көннән башлап, театр рус һәм татар теллләрендә спектакльләр куя. Хәзерге көндә театрда 100 гә якын кеше эшли, аларның 25е – актерлар. Театр репертуарында дөнья халыклары, рус, татар әкиятләренә, гыйбарәләренә нигезләнгән 30дан артык спектакль бар.
2008 елда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры татар язучысы Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек була. Театр 1974 нче елдан УНИМА халыкара курчак театрлары оешмасы, ә 2005 нче елдан “XXI гасыр” Россия курчак театрлары ассоциациясе әгъзасы булып тора. Ул үзенең иң уңышлы спектакльләре белән Алмания (Брауншвейг, Боттроп), Төркия (Адана, Измир, Бурса), Франция (Канны), Болгария (Стара Загора, Тырговиште), Украина (Ивано-Франковск), Финляндия (Иисалми, Хельсинки), Беларусь (Брест), Румыния (Меджидия), Россиядә (Рязань, Ырымбур, Самара, Тольятти, Яр Чаллы) үткәрелгән Халыкара фестивальләрдә, Болгария, Россия, Франция, Алмания, Югославия, АКШта үткәрелгән иҗади конференция, симпозиум, конгрессларда катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайты.
“Әкият” театрының режиссеры, “Усатый, полосатый” әкиятен сәхнәләштергән Людмила Дьяченко “Татар-информ” агентлыгына белдергәнчә, спектакль сәхнәгә беренче тапкыр куела. Әсәрне бизәүче рәссамы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композиторы – Светлана Зорюкова. Курчаклар башкарачак төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары -- Владимир Фечин, Данил Үтәшев, Наталия Егорова, Сания Каюмова, шулай ук быел “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” исеменә лаек булган Сергей Кузнецов уйныйлар. Спектакльдә яшьләр дә катнаша. Әкият балаларга “Игелек кылган кеше күңелле итеп яши” дигән фикерне җиткерергә тырыша.
Людмила ханым сүзләренчә, “Әкият” театры яңадан-яңа спектакльләр әзерли. Мәсәлән, 23 октябрьдә сәхнәдә татар телендә Ренат Харис пьесасы буенча куелган “Абай бабай аланы” спектакле тәкъдим ителәчәк. Аны режиссер Илдус Зиннуров куя. Октябрь аенда балалар инде яратып өлгергән “Муха-Цокотуха”, “Царевна-лягушка”, “Репка” әкиятләрен карый алачак.
Шунысын әйтергә кирәк: 28 октябрьдә театр РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченконың 65 яшьлек юбилеен билгеләргә җыена. Людмила Дьяченко театрда 45 ел буе иҗат итә. Аның тарафыннан балаларга яхшы таныш булган әкиятләр сәхнәләштерелә. Ә ноябрь башында театр коллективы 60 яшен тутырган рәссам Валентина Губскаяны туган көне белән котлар дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100