news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әкият” курчак театры Саранскида “Дюймовочка” әкиятен күрсәтәчәк

20-24 сентябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасында Мордовиянең Саранск шәһәре Дәүләт курчак театры гастрольләре узачак

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). 20-24 сентябрьдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасында Мордовиянең Саранск шәһәре Дәүләт курчак театры гастрольләре узачак. Балаларга һәм өлкәннәргә Екатерина Плеханованың “Чудо Неслыханное” исемле спектакле күрсәтеләчәк.
“Әкият” театрыннан хәбәр ителгәнчә, Татарстанның курчак театры да үз чиратында җавап буларак Саранскига гастрольләргә китәчәк. Артистлар Мордовия тамашачысына Л.Дьяченконың “Паппет-Шоу” исемле эстрада курчак тамашасын һәм Г.-Х. Андерсен әкияте буенча куелган “Дюймовочка” спектаклен тәкъдим итәчәк. “Дюймовочка” әкияте Төркиянең Измир һәм Алманиянең Боттроп шәһәрләрендә үткән Халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100