news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Әкият” курчак театры премьера тәкъдим итә
1 июнь көнне 11 сәгатьтә Казанның “Әкият” курчак театрында “Күңелле буяулар” (“Веселые краски”) спектакль премьерасы узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). 1 июнь көнне 11 сәгатьтә Казанның “Әкият” курчак театрында “Күңелле буяулар” (“Веселые краски”) спектакль премьерасы узачак. Спектакль нигезенә Нина Гернетның “Полянка” һәм «Как котенок научился мяукать» исемле әсәрләре алына.
Беренче – “Полянка” пьесасы 1938 елда языла. Бүгенге көнгә кадәр ул Россия һәм дөнья театрлары сәхнәсеннән төшми. Казан театры сценарийны милли үзенчәлекләр белән баета. Сәхнә әсәрендә төп геройның әнисе сөйләшкән телне саклау һәм өйрәнү турында бара. Икенче әкият исә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктырта.
Халыкара балаларны яклау көнендә актерлар, әкият һәм мультфильмнар геройлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтәчәк. Театр каршындагы мәйданда 10 сәгать 30 минутта викториналар, бәйгеләр, уеннар оештырылачак.
«Күңелле буяулар» режиссеры – Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко. Баш рольләрдә – Татарстан халык артисты Александр Карпеев, Наталья Егорова, Татарстанның халык артисткасы Эльвира Гыйлемханова, артистлар Татьяна Сорокина, Елена Дмитриева һәм башкалар катнаша.
Тетар артистлары бу премьера белән сезонны яба. 7-11 июнь көннәрендә “Әкият” курчак театры “Нәүрүз” халыкара төрки халыклар театрлары фестивалендә катнашырга җыена. Аннан соң “әкият”леләр мәктәп лагерьләрендә, палаткаларда урнашкан лагерьләрдә ял итүчеләр өчен спектакльләр күрсәтү белән мәшгуль булачак. 12 июльдә театр актерлары ялга китә. Чираттагы 77-нче сезон октябрь аенда ачылыр дип көтелә. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot