news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» гастрольләргә җыена

«Әкият» гастрольләргә җыена

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Казанның «Әкият» курчак театры февральнең 6 сыннан 20 сенә кадәр Татарстанның Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарына гастрольләргә җыена. Ике атна дәвамында труппа авылларда яшәүче нәни тамашачыларына Абдулла Алиш әсәре буенча куелган «Сер тотмас үрдәк» әкиятен тәкъдим итәчәк. Алдагы айларда театр шушы ук спектакль белән Яшел Үзән, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч, Лаеш, Чүпрәле, Буа һ.б. районнарда да чыгыш ясарга җыена.

Җитмеш еллык зур тарихы булган «Әкият» Татар дәүләт курчак театры Россиядә һәм чит илләрдә үткәрелгән күп кенә фестивальләрдә дә актив катнашып килә. Узган ел ул Белоруссиянең Брест шәһәрендә узган IX Халыкара «Ала карга» фестивалендә чыгыш ясады. Шулай ук театр Татарстанның кайбер районнарында яшь тамашачыларны сөендерергә дә өлгерде. Моннан тыш ул Франция, Төркия һәм Алманиянең кайбер шәһәрләрендә, шулай ук Россиянең Рязань, Владимир, Самара, Ижау, Чабаксар, Ульяновски һәм Ырынбур калаларында да гастрольләрдә булды.

Әкиятлеләр быел да нәниләр өчен өр-яңа бүләк әзерли. Ул – Равил Бохараевның «Сказка о двух монетах» дип аталган әкияте. Әлеге әкиятнең премьерасы театр тарафыннан март аенда планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100