Кишер белән алма кыйммәтләнде
Кишернең килограммы уртача – 33 сум 94 тиен, алма – 62 сум 31 тиен тора
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Кәбестә белән бәрәңге арзаная, кишер белән алма кыйммәтләнә. Узган бер атнада Казанның сәүдә нокталарында яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләрендәге төп үзгәрешләр әнә шуннан гыйбарәт.
Соңгы бер атнада кәбестәнең килосы уртача 27 сумнан, бәрәңге – 29 сум 39 тиеннән тәкъдим ителгән. Кишернең килограммы уртача – 33 сум 94 тиен, алма – 62 сум 31 тиен торган.
Башка төр азык-төлектән шикәр комы 0,9 процентка, йомырка -1,2 процентка, көнбагыш мае – 1,4, бодай оны -2,2 процентка, сырлар уртача -2,8, стерильләштерелгән һәм пастеризацияләнгән сөт – 1-2,9 процентка очсызланган. Карабодай һәм дөге ярмасының бәяләре дә 1,2-1,3 процентка төшкән. Карабодайның килосын уртача 97 сум 34 тиеннән, дөге ярмасын – 34 сум 42 тиеннән сатып алырга мөмкин. Атланмай да 0,6 процентка арзанаеп, хәзер килосы уртача 191 сум 69 тиеннән тәкъдим ителә.
Ә менә туңдырылган балык һәм токмач бәясендә 0,7-0,8 процент үсеш күзәтелә.