news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров дамбасыннан Казансу елгасына сикергән ир-атның мәетен коткаручылар тапкан

Кичә кичке сәгать алтыда махсус хезмәтнең 112 номерына Киров дамбасыннан Казансу елгасына сикергән ир-атның йөзеп чыкмавы турында хәбәр килгән.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга 2нче зональ эзләү-коткару отряды водолазлары килгән. Алар кичке сәгать сигезләр тирәсендә ярдан 30 метр ераклыкта ир-атның мәетен тапкан.

Фаҗига килеп чыгу сәбәбе һәм батып үлгән ир-атның шәхесе ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100