news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^КИЛЕН БЕЛӘН КАЙНАНА МӨНӘСӘБӘТЕ КЕШЕЛЕК ТАРИХЫ КАДӘР ИСКЕ...

^КИЛЕН БЕЛӘН КАЙНАНА МӨНӘСӘБӘТЕ КЕШЕЛЕК ТАРИХЫ КАДӘР ИСКЕ...

(Төркия, Могъла, 23 март, “Taтар-информ”, Чулпан Зарипова-Четин). Татар халкының әкиятләрендә, күп кенә мәкалләрендә, җырларында Һәм бәетләрендә, аеруча Галимҗан ИбраҺимовның «Татар хатыны ниләр күрми» исемле әсәрендә усал кайнананың килененә «ким кеше» итеп каравы, аны мыскыл итеп яшәве турында кайсыбыз гына укып уфтанмады икән?.. Хәер, кайнана белән килен арасындагы мөнәсәбәтләргә китапка язылып, тарих тузанына күмелеп калган «искелек калдыгы» дип кенә карау дөрес булмас кебек. Кайнана белән бер өйдә яшәүче күп кенә киленнәр әле бүген дә кайнаналарының «явызлыгы» турында сәгатьләр буе утырып сөйләргә әзер... Тыңлаучы гына табылсын.

Төркиянең Кайсери шәҺәре янындагы Көлтәпә калкулыгында археологик казу эшләре алып баручы галимнәр, кайнана белән килен арасындагы аңлашылмаучанлык кешелек тарихы кадәр иске, дигән фикергә килделәр. Җир астыннан табылган таш язулар бу хакта сөйли...

Кайсеридән 1500 чакрым ераклыкта, Ассириядә яшәгән бер килен, сәүдә итү өчен Көлтәпәгә килеп урнашкан иренә «Әниең мине бик тилмертә.. Миңа каршы гел әшәкелек эшләп тора. Моңа чыдар хәлем калмады. Тизерәк өеңә кайтып коткар мине бу хатыннан...» дип ташка чокып хат язып җибәрә. Бу хәбәргә ир кешенең җавабы бик кызыклы: ул хатыныннан тагын да күбрәк тукыма тукып җибәрүен үтенә... Иренең өенә кайтырга ашыкмавын күреп, хатыны аңа тагын бер хат җибәрә: «Инде балалар да үсеп бетте. Аларга да сүз тыңлата алмый интегәм. Анаң белән балаларың мине тереләй кабергә тыкканчы тизрәк кире Ассириягә, үз өеңә кайт!..»

Иренә зарланучы хатын-кыз, нәкъ «Гөлчәчәк» әкиятендәге кебек хатынына җафа чиктергән әнисенә каршы бер сүз әйтә алмыйча «теләсә нишләгез!» дигән кебек кул селтәп еракларга китеп күңелен эшкә бирүне уңай күргән ир, балаларга сүз тыңлата алмаган ана, килене белән тыныша алмаган кайнана... Мең еллар элек тә нәкъ безнең кебек көндәлек мәшәкатьләр Һәм тойгылар белән яшәгән хатын-кызларның Һәм ирләрнең психологиясен гасырлар да үзгәртә алмаган, димәк...

Археологик казу эшләре вакытында ташка язылган хәбәрләр арасында шулай ук бурыч векселләре, тукыма Һәм калай бәясе, никах Һәм аерылышу аңлашмалары да табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100