news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда +33 градуска кадәр эссе була

Татарстанда эссе һава торышы киләсе атнада да саклана. 8-9 августта көндез һава температурасы 30 градустан югары булачак.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +28..+33 градус фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Якынча фаразлаулар буенча, 8-9 августта көндез һава температурасы +27..+33 градус көтелә. Явым-төшем ихтималы аз, бары тик 9 августта гына кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100