news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елдан җир салымы объекты үзгәрәчәк

Киләсе елдан җир салымы объекты үзгәрәчәк

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). 2006 елдан салым законнары һәм җирле үзидарә реформалары кысаларында җир салымын салу объекты үзгәрәчәк. Элек җир салымы участок мәйданнарына салынса, яңа елдан салым җирнең кадастр бәясеннән алыначак. Салым салу объектын үзгәртүнең дәвамы булып киләчәктә планлаштырылган күчемсез милеккә салым кертү торачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Россия Федераль салым һәм җыемнар идарәсенең ТР буенча ресурслар, милек һәм башка салымнар бүлеге башлыгы Рәисә Иртуганова хәбәр итте.

Бүгенгә Татарстан муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары җир салымы ставкасын, шулай ук аны РФ Салым кодексының 31 бүлегендә билгеләнгән чикләрдә түләү тәртибе һәм вакытын билгеләү белән шөгыльләнә. Җир салымы ставкасының ике төре билгеләнгән инде. 0,3 процент күләмендә ташламалы ставка торак фонды, авыл хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар, бакча участоклары җирләренә карата кулланыла. 1,5 процентлы гадәти ставка җир биләмәләренең калган төрләре өчен билгеләнә. Барлык гражданнарга, салымнар исәпләү белән чуалчыклар килеп чыкмасын өчен, үз җир биләмәләрен җир кадастры органнарында рәсмиләштерергә һәм мәйданнарга үз хокукларын теркәргә кирәк, - дип ассызыклады Рәисә Иртуганова.

Гражданнар өчен җир салымы түләү тәртибе үзгәрмәячәк. Салым органнары җирнең кадастр бәясе турындагы белешмә нигезендә үзләре исәпләп язачак һәм гражданнарга җиткерәчәк. Салым түләү вакыты беркадәр үзгәрәчәк – 2006 елдан салымның гомуми суммасы өч өлешкә бүленәчәк һәм календарь елы дәвамында ике тапкыр һәм киләсе елның беренче яртысында бер тапкыр түләнәчәк. Җир салымы буенча ташламалар бирү тәртибе дә үзгәрде. 2006 елдан салымнардан тулысынча азат итү каралмаган, әмма федераль ташламаларга ия булучылар үз җирләренең кадастр бәяләрен 10000 сумга киметү мөмкинлеге ала. Мондый хокук алу өчен җирле салым инспекциясенә документлар тапшыру зарур. Документлар тапшыру тәртибе муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы карары нигезендә раслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100