news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак

Якшәмбегә кадәр республика территориясендә уртача салкын һава торышы саклана.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак. Бу ТР Гидрометеоүзәгенең алдан фаразлавыннан күренгәнчә.

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы төнлә нульдән 10 градуска кадәр, көндез +2дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

20 һәм 21 мартта, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, бераз кар явачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -4тән -11 градуска кадәр булачак. Көндез +1... -4 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 22 һәм 23 мартта, Татарстан территориясендә яңадан кар явачак. Һава температурасы 22се көнне 0... +3 градуска кадәр,23е көнне 0... +5 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100