news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киевта Россия белән тынычлык турында килешү төзү мөмкин булган вакытны әйттеләр

Зеленский офисы җитәкчесенең киңәшчесе Алексей Арестович сүзләренчә, иң соңгы срок — май ае.

Киевта Россия белән тынычлык турында килешү төзү мөмкин булган вакытны әйттеләр

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Владимир Зеленский офисы җитәкчесенең киңәшчесе Алексей Арестович сүзләренчә, Россия белән Украина арасында тынычлык килешүе бер-ике атна эчендә, иң соңгы срок — май аенда төзелергә мөмкин. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.

Алексей Арестович белдергәнчә, сүз яклар тынычлык килешүе төзергә мөмкин булган иң соңгы вакыт турында бара. Әңгәмә YouTube-каналындагы эфирда узган.

«Минемчә, май башыннан да соңга калмыйча, без тынычлык турында килешү төзергә тиеш, ә бәлки иртәрәк тә. Карарбыз, мин иң соңгы вакытны исәплим. Хәзер вилка, хәзер яки атна дәвамында гаскәрләрне кирегә борып, тынычлык турында килешү булачак… яки якын арада килешербез — бер-ике атна. Яки инде тагын бер раундтан, көрәшү омтылышыннан соң май азагына кадәр», — дип сөйләгән Арестович журналист Марк Фейгинга.

Дүшәмбе көнне видеоконференцэлемтә режимында Россия һәм Украина сөйләшүләренең дүртенче раунды узды. Зеленский офисы җитәкчесе киңәшчесе Михаил Подоляк аңлатканча, техник пауза алынган, сөйләшүләр сишәмбе көнне дәвам итәчәк.

Беренче тапкыр Россия-Украина сөйләшүләре 28 февральдә Белоруссиянең Гомель өлкәсендә узды, икенче очрашу Беловежск урманында булды. Икенче раунд кысаларында яклар халыкны эвакуацияләү өчен гуманитар коридорлар булдыру турында килеште. Сөйләшүләрнең өченче раунды 7 мартта үтте.

Моннан тыш, 10 мартта РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Антальяда Украина һәм Төркиянең Тышкы эшләр министрлары белән очрашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча ул Владимир Путинның Украина Президенты Владимир Зеленский белән шәхси очрашуы мөмкинлеген дә кире какмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot