news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кичә Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды

Кичә Татарстан Президенты эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды, анда ул Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев белән очрашты

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды, анда ул Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Гордеев озак вакытка исәпләнгән ике яклы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук Воронеж өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына алда торган визиты хакында фикер алышты.
Татарстанга сәфәр барышында Воронеж өлкәсе делегациясе әгъзалары Татарстандагы икътисади үзәрешләр, административ реформа нәтиҗәләре белән танышыр, республиканың эре сәнәгать предприятиеләрендә һәм индустриаль паркларында булыр дип көтелә.
Очрашу ахырында Алексей Гордеев һәм Рөстәм Миңнеханов истәлекле бүләкләр алмашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100