news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кибербелгеч иң куркыныч парольләрне атады

Россиялеләргә мәгълүматлар сакланышын тәэмин итү өчен парольләр сайлауга җитди карарга кирәк – аларның гади һәм уңайлы булуы яхшы дигән сүз түгел. Т1 Интеграция Мәгълүмати иминлек компетенцияләре үзәге юнәлеше җитәкчесе Валерий Степанов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, 123456789, password, abc123 кебек гади парольләр кулланырга ярамый, чөнки мондый шифрларны «вату» өчен санаулы секундлар да җитә. Моннан тыш, аларны кәгазьгә теркәп куярга да киңәш ителми.

Степанов кимендә сигез символ, төрле регистрдагы хәрефләр, саннар һәм башка билгеләр кулланып пароль ясарга киңәш итте. Ул шулай ук ике факторлы аутентификация тоташтыру мөмкинлеген дә искәртте. Белгеч билгеләп үткәнчә, парольләрне цифрлы гигиена нигезендә әледән-әле алыштырып торырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100