news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда ТР Президенты каршында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет утырышы узды

Ул ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту системасын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде

 (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»).  Бүген Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Президенты каршында кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет утырышы узды. Бу чарада ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары –  Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен укыту системасын камилләштерү мәсьәләләре утырышның төп темасы булды. 

Утырыш барышында хәбәр ителгәнчә, Татарстанда ел саен 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре дәүләт программасы буенча укулар уза. Бу максатлар өчен һәр ел саен 20 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. 2010 елга кадәр ТР дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирү программалары ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе базасында тормышка ашырылды. Яңа федераль югары уку йорты (КФУ) булдырылгач, академия яңа уку йортының академик системасына керде.  2012 елда КФУ структурасында Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе барлыкка килде.

Хәзерге вакытта ул республика дәүләт хезмәткәрләрен әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча төп үзәк булып тора. Бу мәктәптә дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләрен укытуның нәтиҗәләре турында аның директоры Игорь Павлов сөйләде. Ул билгеләп узганча, өстәмә һөнәри белем бирү системасында ике төп программа гамәлгә ашырыла: квалификация күтәрү һәм һөнәри яктан яңадан әзерләү.  2015 елда дәүләт һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирүгә дәүләт заказының күләме 69 квалификацияне күтәрү программасы буенча 3 119 кеше тәшкил иткән. Бүгенгә 43 программа тормышка ашырылган, анда 1 807 тыңлаучы катнашкан. Программалар тыңлаучыларның һөнәри белгечлекләрен исәпкә алып төзелә һәм лекция, семинар, түгәрәк өстәл, заманча актуаль мәсьәләләр буенча дискуссияләр, тренинг, мастер-классларны үз эченә ала.  Укыту процессында коррупциягә, терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Утырыш тәмамланганда, Әсгать Сәфәров 2014 елның июленнән 2015 елның апреленә кадәр “Иҗтимагый-дәүләт идарәсе” программасы буенча укулар узганнарга дипломнар тапшырды.                      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100