news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда инклюзив багланышлар буенча Россиядә беренче магистратура ачылды

Казан федераль университетында «Мәгарифтә коррекцион процесс белән адаптив идарә итү» юнәлеше буенча Россиядә беренче магистратура ачылды. Укыту Психология һәм белем бирү институтының психология һәм педагогика кафедрасында узачак, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

«Безнең магистрантлар инклюзив балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, балалар лагерьларында, студияләрдә, спорт секцияләрендә белем бирү процессын оештырырга, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә өйрәнәчәкләр. Алар сәламәтлек саклау, социаль өлкә, инклюзив эшкә урнашу һәм предприятиедә инклюзив хезмәттәшлек өчен җавап бирүче HR-хезмәтләрдә эшләргә мөмкинлек бирә торган белем һәм күнекмәләр алачак», - дип сөйләде кафедра мөдире Анна Әхмәтҗанова.

Ул шулай ук магистратураны тәмамлаучылар физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү системасында эшли алачаклар, дип өстәде.

Магистратурага документларны теләсә нинди әзерлек юнәлешләрендәге бакалавриат чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре бирә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100