news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда аномаль эсселекнең кайчан бетәчәген әйтте

Августның беренче декадасында Казанда һава температурасы нормадан 3-5 градуска югары иде, икенче декадада шундый ук һава торышы көтелә.

«Татарстанда августның беренче декадасы тәмамлана. Антициклон йогынтысының айның икенче яртысында да саклану ихтималы зур», - диде КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Ул арада җәйнең соңгы аеның икенче яртысында көннәр әкренләп кыскара, төннәр озынрак һәм салкынчарак булачак. Россия Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, сентябрьдә Казанда һава торышы шулай ук җылы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100