news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры 2026 елда доллар курсы нинди булачагын фаразлады

2026 елда доллар курсы 80-90 сум интервалында үзгәреп торырга мөмкин. «Татар-информ»га мондый фаразны КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох әйтте.

«Әгәр берни дә үзгәрмәсә һәм бүгенгечә калса, доллар курсы 80-90 сум диапазонында булырга мөмкин», - диде Кох.

Шул ук вакытта теләсә нинди сизелерлек үзгәрешләр рубль курсы кимүгә китерә ала, дип ассызыклады ул.

«Рубль курсын арттыру кызыклы һәм отышлы түгел (Россия икътисады өчен). Кыйммәтле рубль икътисад, җитештерүчеләр һәм экспортлаучылар өчен катлаулылык кына булачак», – дип йомгаклады сүзен икътисадчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot