Кемеровоның "Дуслык" ансамбле татар авылында концерт куйган
Артистлар Кур Кулда июнь аенда да чыгыш ясарга планлаштыра.
(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Кемерово шәһәренең "Дуслык" җыр һәм бию халык ансамбле Кур Кул Мәдәният йортында концерт куйган. "Дуслык" татар мәдәнияте үзәге хәбәр итүенчә, ансамбльнең үз тамашачысы бар. Анда йөрүчеләр татарча җырлар башкара һәм татар халык биюләрен халыкка җиткерә.
Кур Кул авылында узган концертта "Дуслык" ансамбле артистлары заманча җырлар да җырлаган. Рөстәм Йосыпов һәм Валерий Гарифуллинның биюләре тамашачыларга аеруча охшады, диелә әлеге хәбәрдә.
- Артистлар Кур Кулда июнь аенда да чыгыш ясарга планлаштыра.