news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең юбилеена стела ачылды

Кемеровода Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең юбилеена стела ачылды
http://dumrt.ru/

Бүген Кузбасста Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында тарихи юбилей уңаеннан истәлекле стела ачу тантанасы узды. Стела Кемерово шәһәренең Җәмигъ мәчете территориясендә куелды.

Ул «Болгар – Көнчыгышка юл» проекты кысаларында Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды акчасына һәм Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов ярдәме белән урнаштырылды. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стелада бер яктан Себер җирлегендә исламның таралуы турында хәбәр ителә, икенче яктан Идел буенда 922 елда булган мәшһүр вакыйгаларның Россия өчен әһәмиятенә турында әйтелә.

Стелада «Борынгы елъязмалар XIV гасырда Себернең көньягында Исламның тарала башлавы турында сөйли. Себер җирлегендә яшәүче төрки телле халыкларга ислам дине Урта Азиядән, Идел буеннан тагын да иртәрәк үтеп кергән. Бүгенге көндә ислам дине Кузбассның дини тормышында мөһим урын алып тора» дип язылган.

Истәлек билгесендә Коръәннең «Фатиха», «Әл-Маидә» сүрәләреннән аятьләр китерелгән.

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү хакында да мөһим сүзләр  искә алынган: «922 елда Ислам дине Идел Болгар дәүләте диненә әверелә – Болгар дәүләтенең территориясе һәм халыклары вакытлар узгач үзенең теле, мәдәнияте һәм дине белән Россиянең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Шулай итеп мең ел элек безнең уртак Ватаныбыз булган Россия тарихында яңа битләр ачыла, ул гасырлар дәвамында Ислам дине Мөхәммәд Пәйгамбәр исеме белән бәйле».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100