news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кемеровода фаҗигадән соң Татарстанда 260 объектны тикшерәчәкләр

Сәүдә үзәкләре, балалар ял итү оешмалары, мәдәният һәм спорт объектларында прокурор тикшерүләре узачак.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Кемеровода фаҗигадән соң Татарстанда 260 объектны тикшерәчәкләр, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксманның йөкләмәсен үтәү кысаларында республика прокуратурасы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсендә тикшерү өчен потенциаль объектлар исемлеге таләп ителгән.

Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә үзәкләре, балалар ял итү оешмалары, мәдәният һәм спорт объектлары, массакүләм кешеләр ял итә торган башка урыннар прокуратура тарафыннан җентекләп тикшереләчәк.

Казанда инспекция - 40, Чаллыда 30 объектта булачак. Шулай ук тикшерү өчен билгеләнгән оешмалар исемлеге тулыландырылырга мөмкин.

Сигнализация һәм янгынны сүндерү системаларының булуы һәм эшләвенә аеруча игътибар биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100