Бүген Кемерово шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Мини Сабантуй 2022» милли бәйрәме узды. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чараның максаты - Кемерово шәһәре халкы һәм кунаклары арасында татар мәдәниятен пропагандалау.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге бәйрәм кысаларында кунакларга татар җырлары, чәкчәк, татар халык биюләре, конкурслар һәм милли уеннар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы тәкъдим ителде.