Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кемерово өлкәсенең Кышлау авылында яңа мәчет ачылды
25 сентябрьдә Кемерово өлкәсенең Юрга муниципаль округындагы Кышлау авылында яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
2012 елда Кышлау авылында Җирле мөселман оешмасы теркәлде һәм 2013 елда ук яңа мәчет төзелә башлады. Аллаһ йорты авыл кешеләре, Юрга шәһәре һәм район халкы, күрше шәһәрләрдә яшәүчеләр ярдәме белән сафка бастырылды. Хәзерге вакытта мәчет комплексы Кышлау авылының бизәге генә түгел, ә Юрга шәһәр һәм муниципаль округының рухи, дини һәм мәдәни үзәге дә булып тора.
Иман йортын ачу тантанасында Юрга округы башлыгы Дадаш Дадашов, Кузбасс мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев, Кузбасс Парламенты депутаты Радомир Ибраһимов, Кузбасс Хөкүмәте хакимиятенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты рәисе Евгений Иванов, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Кузбасс мәчетләренең имамнары һәм рәисләре, Кышлау авылы халкы, кунаклар, шулай ук башка конфессия вәкилләре катнашты.
Тантана вакытында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән активистларга бүләкләр тапшырылды. Кызыл тасманы кискәннән соң, мәчет комплексы буйлап экскурсия оештырылды, чара бәйрәм ашы белән төгәлләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз