news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кече нефть компанияләре ТР икътисады үсешенә зур өлеш кертә

Рөстәм Миңнеханов нефть табуның бу секторын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

(Әлмәт, 1 март, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ бинасында республика Кече нефть компанияләренең 2009 елгы эшенә нәтиҗә һәм агымдагы елга бурычлар буенча киңәшмә уздырды.
Рөстәм Миңнеханов бу теманың әһәмияткә ия булуы турында сөйләгәндә, һәр кече нефть компаниясе өчен бюджетка түләүләр эре предприятиеләргә кебек каралган, дип белдерде. Шулай итеп, Кече компанияләр эшли башлаганнан бирле 76 яңа нефть ятмалары урынын эшкәрткән, керемнәре 54 млн. сумнан артык, 8 мең эш урыны булдырылган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кертемнәре 190 млрд. сум тәшкил иткән. Татарстан Премьер-министры кече нефть компанияләренең Татарстан икътисады өчен әһәмиятле булуыннан чыгып, утырышта катнашучы министрларны, федераль территориаль органнар һәм республика ведомстволары җитәкчеләрен нефть компанияләренең проблемаларын үз вакытында хәл итәргә чакырды.
"Татнефтеконсорциум" ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Вәлиев үз докладында мондый киңәшмәләрнең кирәк булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нефть чыгаручы компанияләрнең кирәк-яраклары өчен җир участокларын бирү мәсьәләләре хәзер гади һәм оператив рәвештә хәл ителә. Дәүләт ягыннан ярдәм булу нәтиҗәсендә 2009 ел нәтиҗәләре буенча кече нефть компанияләренең республика нефть табышындагы өлеше 20,14 процентка җиткән. Узган ел кече нефть компанияләре 6,621 млн. тонна нефть чыгарган. Агымдагы елда да шулкадәр күләмдә нефть табу планлаштырыла.
Киңәшмәдә "Татех" нефть компаниясе кулланган уникаль көнчыгыш эшләнмәләре мисалында энергия-ресурс саклау технологияләрен кертү мәсьәләсе каралды. Рөстәм Миңнеханов бу тәҗрибәне Татарстанда бу максатка кирәкле җиһаз җитештерү һәм бөтен илгә тарату буенча уртак производство булдыру өчен өйрәнергә тәкъдим итте.
ТР Президентының нефть эшләмәләре һәм нефть-газ урыннары буенча консультант Ренат Мөслимов углеводород чималын җитештерү һәм пластлардан нефть алуны арттыру ысулларын кертү проблемаларын күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100