Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районының Кече Кибәче авылында чишмә ачылды
Саба районының Кече Кибәче авылында Гарәфетдин исемен йөртүче чишмә ачу тантанасы булды. Авыл уртасындагы күпер янына яше-карты, олысы-кечесе җыелды. Кунаклар да байтак иде. Өлкәннәр яңа пешкән коймак белән кайнар чәй эчте. Балалар өстәл тулы тәм-том белән сыйланды. Кече Кибәчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов та килде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Чишмәгә ни өчен Гарәфетдин исеме бирелүе серен бәйрәмне алып баручылар ачты. Кече Кибәчедә туып-үскән Гарәфетдин Гарипов исән чагында авылның үз чишмәсен булдыру теләге белән янып йөргән. Бу хакта чишмәләр телен аңлаучы дусты Рифкать Шәфыйков белән дә киңәшләшкән. Тик изге хыялын тормышка ашыра алмый калган. Гарәфетдин абыйның васыятен улы Марат Гарипов үтәде»,– дип сөйләделәр алар.
Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин үзенең чыгышында әйткәнчә, күпердән 250 метр өстәрәк, тирән елга эченнән агып чыккан суны йортларга якынайту турында узган елда уйлана башлыйлар. Шактый мәшәкатьле килеп чыгачагы ачыклана. Ләкин барлык авырлыклар артта кала һәм җир астыннан чыккан су шланглар ярдәмендә чишмәгә үз агымы белән килә торган итеп көйләнә. Айрат Сафин шушы эше башкарып чыгучыларга рәхмәт белдерде.
Авыл халкы исеменнән Марат Гариповка истәлек итеп бүләк тә тапшырды. Ул арада Илфат Фатыйхов чишмә манарасына ярымайны беркетеп куйды. Өйчектә «Гарәфетдин чишмәсе» дигән язу да барлыкка килде. Марат Гарипов киләсе җәйдә чишмә буен төзекләндерү эшенең дәвам итәчәгенә ышандырды. «Суы әйбәт, анализ алу күрсәткечләре белән танышырга була. Чишмәнең игелеген күрегез, авылдашлар»,– диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз