news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КДМА галимнәре гинекологиядә лапаролифтның яңа конструкциясен уйлап таба

Быел РФ Хөкүмәте премиясенә Казан дәүләт медицина академиясе галимнәренең “Гинекологиядә яңа эндоскопик технология – лапаролифтинг системасын кулланып изопневматик режимында эндохирургия” хезмәте тәкъдим ителә.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быел РФ Хөкүмәте премиясенә Казан дәүләт медицина академиясенең 2-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы галимнәренең “Гинекологиядә яңа эндоскопик технология – лапаролифтинг системасын кулланып изопневматик режимында эндохирургия” хезмәте тәкъдим ителә.
Кафедра доценты Мәдинә Мәҗитова хәбәр иткәнчә, 1990 еллар башында гомуми хирургиядә операция ясауның яңа ысулы – лапороскопик хирургия барлыкка килә. Бу үзенә күрә хирургиядә революция ясау була. Соңгы вакытта эндоскопия ярдәмендә операция ясаганда углекислый газ кулланмаска, катлаулы урынына, традицион хирургия коралларыннан, кыйбатлы клапан-герметик троакарлардан файдаланырга мөмкинлек бирә торган яңа - лапаролифтинг системасы ярдәмендә изопневматик режимында операция ясау технологиясе барлыкка килә. Академиянең 2-нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы галимнәре лапаролифтның яңа конструкциясен уйлап таба. Гинекологик авырулары булган хатын-кызларны изопневматик режимында дәвалау бала тудыру сәләтен ике тапкырга арттыра. Әлеге яңа метод республикада 2004-2005 еллардан башлап кулланыла. Бүгенге көндә лапаролифтинг системасын кулланып изопневматик режимында 300 кешегә операция ясала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100