news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның җитәкчелек итүче партиясе Президент сайлавына Токаев кандидатурасын күрсәтте

Amanat җитәкчелек итүче партиясе 20 ноябрьдә узачак чираттан тыш Президент сайлауларына Казахстанның гамәлдәге Президенты Касым-Жомарт Токаев кандидатурасын күрсәтте, дип хәбәр итте партия рәисе Ерлан Кошанов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

«Без барлык планнар һәм программаларны халык һәм ил каршында лаеклы рәвештә гамәлгә ашырырга тиеш. Моның өчен безгә тугры җитәкче һәм кыю лидер кирәк. Президентыбыз Касым-Жомарт Токаев кандидатурасын тәкъдим итәм. Делегатлар мине бертавыштан хуплар дип уйлыйм», - диде Кошанов Amanat партиясенең XXIV съездында.

«Илебез белән җитәкчелек итү өчен кешеләр ышана торган кандидат кирәк. Минем уйлавымча, Президентыбыз күп сынауларны лаеклы рәвештә узды», - дип билгеләп үтте ул.

Социалистик идеология һәм сул идея тарафдарларыннан торган Казахстанның халык партиясе дә дәүләт башлыгын сайлауларда Токаев кандидатурасын күрсәтергә тәкъдим итте, дип белдерде съездда партия рәисе Ермухамет Ертысбаев.

Казахстанда чираттан тыш Президент сайлаулары 20 ноябрьгә билгеләнгән. Яңа кагыйдәләр буенча, Президент бу вазифаны бер тапкыр гына били ала, ә президентлык срогы җиде ел тәшкил итәчәк. Кандидатлар күрсәтү 23 сентябрьдә башланды һәм 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Токаев 5 октябрьдә киң коалициядән кандидат итеп күрсәтелергә теләве хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100