Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанның Җидесу өлкәсе татарлары турында китапка уникаль документлар кертелгән
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Татары Семиречья в архивных документах (XIX — нач. XX в.)» исемле җыентык чыгарган. Бу хакта Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вакәләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җыентыкка Казахстан Республикасы Үзәк дәүләт архивыннан моңа кадәр басылып чыкмаган документлар кертелгән.
«Алар Аягөз (Сергиополь), Лепсинск, Копал, Токмак, Бишкәк (Пишпек, Фрунзе), Каракол (Пржевальск), Җаркент һәм Алматы (Верный) шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә яшәгән татарлар тормышына карый», диелә хәбәрдә.
- Семиречье (Жетысу) — Үзәк Азиядәге тарихи һәм географик төбәк. Ул хәзерге Казахстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә (Алматы өлкәсе һәм Жетысу өлкәсе чикләрендә) урнашкан. Төбәк төньякта Балхаш күле, төньяк-көнчыгышта Җуңгар Алатавы, ә көньякта Заилий Алатавы белән чикләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз