Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Казансуны үстерү стратегиясе» шәһәр өчен файдалы проектлар булдыруга бәйге игълан итте
«Казансуны үстерү стратегиясе» командасы шәһәргә файдалы булырга мөмкин булган экологик һәм мәдәни проектлар булдыру буенча open-call игълан итте. Үз идеяләрегезне 12 августка кадәр җибәрергә мөмкин.
Оештыручылар дүрт юнәлеш буенча гаризалар кабул итә: архитектура, экология, фәнни тикшеренүләр һәм вакыйгалы чаралар. Проектны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Тасвирламада проектның максаты, аның мәгънәсе һәм файдасы күрсәтелергә тиеш.
Сайлап алуны уңышлы узучылар республиканың тәҗрибәле архитекторлары һәм профильле белгечләре җитәкчелегендә үз проектларын гамәлгә ашырачак. Тәкъдим ителгән идеяләр турында фикер алышу воркшоп форматында узачак «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясенең йомгаклау очрашуында булачак.
Дискуссия 13 августта 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» матбугат хезмәте. Очрашу урыны соңрак Telegram-каналда күрсәтеләчәк.
Воркшоптан соң катнашучыларның үз идеяләрен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Казансуны үстерү стратегиясе» командасы, Orchestra design архитектура студиясе һәм «СИБУР» компаниясе вәкилләренә тәкъдим итү мөмкинлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз