news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Казаноргсинтез” ААҖнең элеккеге генераль директоры вафат булды
Мәрхүм белән хушлашу 13 декабрьдә 11.00 сәгатьтә “Казан” милли–мәдәни үзәгендә була
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”). Кичә 80 нче яшендә “Казаноргсинтез” ААҖнең элеккеге генераль директоры Наил Йосыпов вафат булды.
Наил Йосыпов 1986–2003 елларда Казан химия гигантына җитәкчелек итә. Үзгәртеп кору һәм үзгәртеп кору алды елларында аның яраткан эшенә чиксез бирелгәнлеге, оештыру сәләте һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә “Казаноргсинтез” ААҖен бер бөтен нефть химиясе комплексы итеп саклап калуга һәм җитештерүнең кимүенә юл куймауга ирешелде. Хәтта иң авыр елларда да предприятие хезмәткәрләре үз вакытында хезмәт хакы алды, социаль гарантияләре тагын да артты.
Наил Йосыпов – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мактаулы химигы, ул Хезмәт Кызыл Байрагы, “Мактау билгесе” һәм Дуслык орденнары, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр “Аммоний” ААҖнең генераль директоры киңәшчесе вазифасын башкарды. Наил Йосыповны Татарстанда гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр һәм ихтирам итәләр иде.
Наил Хәбибулла улы Йосыпов белән хушлашу 13 декабрьдә 11.00 сәгатьтә “Казан” милли–мәдәни үзәгендә була, дип хәбәр итә “Казаноргсинтез” ААҖнең матбугат хезмәте.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot