news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Совет районында 622,8 миллион сумга поликлиника төзиячәкләр

Казанның Совет районында 622,8 миллион сумга поликлиника төзиячәкләр
Фото: © «Татар-информ»

Казанда «Весна» торак комплексында поликлиника төзиячәкләр. Эшләр бәясе якынча 623 миллион сумны тәшкил итәчәк. Бу дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.

Объектны 2025 елның 1 декабренә кадәр төзеп бетерү планлаштырыла. Техник документация нигезендә, бина шәһәрнең Совет районындагы Правда урамында урнашачак.

Поликлиника эш көннәрендә ике сменада эшләячәк, ял көннәрендә исә биредә дежур табиблар була. Персоналның гомуми саны – 245 кеше. Шулар арасыннан 140 хезмәткәр күпчелек сменаларда эшләячәк. Объект бер сменага 180 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Биредә шулай ук җиде урынлык көндезге стационар, балалар өчен ике палата була.

Төзелешне федераль һәм республика бюджетыннан финанслаячаклар. Заказчы – Татарстан төп инвестицион-төзелеш идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100