Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның сәүдә үзәкләрендә үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре узачак
Декабрь аенда Татарстан үзмәшгульләренә бушка «Южный» сәүдә үзәгендә һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә җиһазландырылган сәүдә урыннары тәкъдим итәчәкләр. Яңа ел ярминкәләре «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча оештырылачак.
Сәүдә 24 декабрьдә «Южный» сәүдә үзәгендә башлана, ә 26-30 декабрьдә «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә узачак. Үзмәшгульләр ярминкәләрдә үз продукцияләрен – яңа ел бүләкләре, агач һәм күн эшләнмәләр, фарфор савыт-сабалар, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер товарлары, уенчыклар һәм өй декоры әйберләрен тәкъдим итә һәм сата алачак.
Ярминкәләрдә катнашу өчен үзмәшгульләргә МСП.РФ платформасында теркәлү узарга кирәк. «Сервислар» бүлегендә башта «Региональ ярдәм чаралары» пунктын, аннары «Ярдәм алу» пунктын сайларга кирәк. Алга таба төбәкне, «Үзмәшгульләр өчен» бизнес категориясен күрсәтергә һәм «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» өстәмә битенә күчәргә кирәк.
Тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә була.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәүдә үзәкләрендә мондый ярминкәләр яз көне үткәрелгән, ул чакта үзмәшгульләрнең кереме 5 млн сумнан артып киткән. Гомумән алганда, ярминкәләрдә республика халкы быел 18 млн сум акча эшләгән.
Исегезгә төшерәбез, үзмәшгульләр 22-25 декабрьдә Казанда узачак «Мин – Татарстан» яңа ел ярминкәсендә дә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала. Сәүдә Петербург ур., 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы мәйданда оештырылачак.
Үзмәшгульләр шулай ук «КышДаКар-фест» кышкы фестивальдә дә үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. «Казан» гаилә үзәге янында фестиваль чыршы мәйданчыгы ачылган көнне, ә Бауман урамында 30 декабрьдә эшли башлаячак. «КышДаКар-фест»ка 8 гыйнварга кадәр барырга мөмкин булачак. Ярминкәдә катнашучыларга 19 павильон биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз