news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә җитәкчелек алышынды

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов үз вазифасыннан китә. Ул хезмәт эшчәнлеген республика дәрәҗәсендә иҗтимагый проектлар кураторы буларак дәвам итәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.

«Без Роберт Зөфәр улын хезмәт вазифасында күтәрелүгә озатабыз. Бүген ул Татарстан Президенты администрациясенә иҗтимагый проектлар кураторы вазифасына китә. Бу мөһим юнәлеш, аны глобаль эш көтә«, - диде Метшин.

Ул Роберт Гариповка яңа вазифада барлык планнарының тормышка ашуын һәм яңа күләмле бурычларны уңышлы үтәлүен теләде. 

«Муниципалитетны кадрлар әзерләү урыны буларак характерлаучы традиция дәвам итә», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100