news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның К.Маркс урамында «Коронавируска каршы көрәш чоры» арт-объекты барлыкка киләчәк

Казанда «Коронавируска каршы көрәш чоры» дип аталган күләмле композиция әзерләү буенча бәйге башлана. Шәһәр Башкарма комитетының шул хактагы карары бүгенге Документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында дөнья күргән.

Арт-объект Казанның Вахитов районында, Чехов, Карл Маркс һәм Лейтенант Шмидт урамнары арасындагы медицина хезмәткәрләре скверында урнашыр дип көтелә.

Конкурс 10-24 ноябрь көннәрендә уза, заявкалар 10 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Гаризаларны 14-20 ноябрьдә караячаклар, 21-23 ноябрьдә жюри утырышы була. Җиңүче 24 ноябрьдә игълан ителәчәк.

Бәйгедә җиңүчене 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Әгәр жюри берничә җиңүчене сайлап алса, әлеге сумма алар арасында тигезләп бүленәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100