news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кабан арты мәчетен төзекләндерү проекты өчен 17,3 млн сум биреләчәк

Казанның Һади Такташ урамындагы Кабан арты мәчетен реставрацияләү өчен проект документларын эшләүгә федераль бюджеттан 17,3 млн сум юнәлдереләчәк. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.

Документ буенча мәчетнең мәйданы 3,8 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Бина федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты булып тора.

Бу эшкә Россия Мәдәният министрлыгы заказ биргән. Подрядчы агымдагы елның 22 февралендә билгеләнәчәк, проект 2024 елның 28 апреленнән дә соңга калмыйча әзер булырга тиеш.

Шул ук вакытта эшләрне финанслау этаплап алып барыла. 2023 елда 15,6 млн сум, ә 2024 елда 1,7 млн сум бирү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100