news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Җиңү Проспектында өч машина бәрелешүе аркасында зур бөке барлыкка килде

Бүген иртән Казанда «Ак Барс Арена» каршында өченче транспорт дамбасында өч машина катнашында авария булды.

Авариядә берьюлы өч автомобиль – Hyundai, Mazda һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

Авария аркасында Җиңү проспектыннан Ямашев проспектына таба бөке барлыкка килгән. Машиналар «Южный» сәүдә үзәгеннән тукталган.

«Гадәттән тыш хәл урынында автоинспекторлар эшли», - дип аңлаттылар Казан Дәүләт автоинспекциясендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100