Казанның Идел буе районында Ярдәм дип аталган яңа урам барлыкка киләчәк. Шундый мәгълүмат шәһәрнең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
«Казан шәһәренең Идел буе районындагы төзелә торган урамга «Ярдәм урамы» исемен бирергә», – диелә документта.
Планда күрсәтелгәнчә, бу урам Урта Кабан күле янында, Ферма шоссесы белән кисешкән урында булачак.
Май аенда Совет районындагы ике яңа урамга Ягымлы – Ласковая һәм Рождество – Рождественская исеме бирелде.