news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанның булачак әниләре «Связь» мобиль кушымтасында үзләренең хәлләрен «күзәтә ала»

Казанның йөкле хатын-кызлары хәзер мобиль кушымтада үзләренең хәлләрен «күзәтеп тора алалар». Әлеге мөмкинлектән «Связь» сервисына тоташтырылган теләсә кайсы пациент файдалана ала – бүгенге көндә бу ТР башкаласының булачак әниләренең 70% ы дигән сүз.

Мобиль кушымта хатын-кызларга актуаль сәламәтлек күрсәткечләрен өстәргә һәм дарулар кабул итәргә кирәклеген искә төшерә, ә авырулар барлыкка килгән очракта кушымта моны табибка хәбәр итә. Шул рәвешле, йөкле хатыннар тын кысылу, тамак яки баш авырту, ютәл, борын тыгылу һәм башка симптомнарны билгели алалар. Шул ук платформада пациентлар табиб белән махсус чатта консультация ала алалар.

«Связь» - йөкле хатын-кызларның һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларның сәламәтлеген дистанцион мониторинглау сервисы. Соңгылары өчен әлегә сервис сайты гына эшли. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар артериаль кан басымы, пульс, шикәр, холестерин күрсәткечләрен, йөрәк кыскару ешлыгын, шулай ук кабул ителә торган препаратларның атамаларын һәм дозаларын өсти алалар.

Бүгенге көндә сервиска 4 шәһәр хастаханәсе һәм барлык хатын-кызлар консультацияләре тоташтырылган.

Сервис сайтта һәм мобиль кушымтада эшли, аны App Store аша сылтама буенча бушлай йөкләп алырга мөмкин. Быел кушымтаны Android кулланучылары өчен ачачаклар, ә аның функционалын йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен яңартачаклар, дип хәбәр итә сервисның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100