news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Бишбалта» борынгы мөселман зираты тирәсендә саклау зонасы билгеләнде

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казанның Киров районындагы «Бишбалта» борынгы мөселман зираты тирәсен саклау зонасы буларак билгеләде. Аннан ерак түгел генә ком чыгаралар. Хәзерге вакытта борынгы зиратка бернинди куркыныч та янамый. Ведомствоның рәсми белдерүендә шулай диелә.

«Мәдәни мирас объектының сакланышын тәэмин итү өчен чик буеннан 40 метр ераклыкта гомуми мәйданы 5,19 гектар тәшкил иткән буфер зонасы билгеләнде.

«Локомотив» ирекле спорт җәмгыяте чыганагына килгәндә, аның чикләрендә планлаштырылган карьерның территориясе 5 гектардан артык тәшкил итә, шунлыктан биредәге буфер зонасының мәйданы да күпкә зуррак – 36,4 гектар.

Чыганакта алып барылган эшләр ике археология һәйкәле – «Идел пристаньнәренә таш түшәлгән юл» һәм «Бакалдин тукталышлары I, II, III, IV» территорияләренә кагыла. Мәдәни мирас объектлары тирәсендә мондый буфер зоналары булдыру аларның сакланышын тәэмин итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрләрдә һәм кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында элегрәк «Бишбалта» борынгы мөселман зиратына куркыныч янавы турында мәгълүмат чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100