news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Бауман урамында 11 яшьлек малайны машина таптаган

Кичә кичке сәгать бишенче яртыда Казанның Бауман урамында Hyundai автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек йөртүче 11 яшьлек малайны таптаткан. Ул ата-анасы беләән тыелган урыннан юл аша чыгып барган булган.

Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авариядә бала төрле имгәнүләр алган. Аңа хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайтарып җибәргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100